Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ машинасын йөртүче һәм пассажир  зыян күрде
Юлларда

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ машинасын йөртүче һәм пассажир зыян күрде

Әлмәттә Ленин-Радищев урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булды.

Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә. Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте Киа Спортейдж автомобилен йөртүче аркасында килеп чыккан, ул сулга светофорның яшел сигналы буенча борылганда Ваз 211240 автомобиленә өстенлек бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән.


Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ 211240 автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булганнар.