Әлмәт районында җиңел машина юл читенә чыгып очкан
Юлларда

Әлмәт районында җиңел машина юл читенә чыгып очкан

Ике пассажир хастаханәгә озатылган.

21 ноябрь көнне Әлмәт районында трассада Хендай автомобиле юл читенә төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" авариянең шаһитларына сылтама белән хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бозлы юлда машина йөртүче автомобиль белән идарәне югалткан, машинаның ике пассажиры хастаханәгә озатылган. Юлларда сак булыгыз!