Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә балалар машина йөртүчеләргә хатлар яздылар

Чара юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган иде.

Әлмәт юлларында янә акция узды. Бу юлы – "Шоферга хат". Руль артына утыручыларга юлламаларны балалар язган. Чара юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган иде.

Хатларны «Менеджер»мәктәбе укучылары язды. Ә ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә яхшы юл теләп, кәгазь хатлар тапшырдылар.


Машина йөртүчеләргә мондый игътибар ошады. Планлаштырылмаган тукталыш аларның елмаюларын уятты.

Автоинспекторлар һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы оешмасы хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышлап акцияләрне ел саен үткәрә. Аларның максаты-юлга чыккан һәр кешенең тормышы мөһим булуын искәртү. Барыбызны да өйдә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса