Әлмәт районында авария яшь йөртүченең гомерен өзде
Юлларда

Әлмәт районында авария яшь йөртүченең гомерен өзде

Авария 12 ноябрьдә  иртәнге 6.00 сәгатьтә "Әлмәт-Мөслим" автомобиль юлының 15 чакрымында булган.

2001 елда туган егет ВАЗ-211440 руле артында Мөслим ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт итә.  Ул куркынычсыз тизлекне сайламый, идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга, анда 1979 елда туган ир-ат идарә иткән КамАЗ белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә  җиңел машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән вафат булган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.