Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында КамАз белән җиңел машина бәрелешкән

Авария 7 ноябрьдә 19.30 сәгатьтә булган.

Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында йөк машинасы җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, КамАЗ машинасы борылыш вакытында каршы юнәлештә барган KIA CEED машинасына юл бирми.

Авария нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе зыян күрә. Ирне медсанчастькә китерәләр, аңа амбулатор дәвалау билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса