Фаҗига тәүлекнең караңгы вакытында булган.
Әлмәттә 7 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә Рено Дастер автомобиле йөртүчесе тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдерә. Мәгълүматны Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте Риза Фәхретдин урамындагы 24 нче йорт каршында булган.
1992 елда туган җәяүле юлны тиешле булмаган урында, светофорның тыючы сигналын вакытында чыккан.
Җәяүле медсанчастьнең нейрохирургия бүлегенә озатылган.