Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган

Алты машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

Әлмәт районында «Тоннель» махсус операциясе узды. Рейд вакытында автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагын ачыклаган, дип хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге.

Алты шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән, икесен тонировка өчен штрафка тартканнар. Тагын икесе автомобиль конструкциясен үзгәрткән, икесенең ОСАГО полисы булмаган. Ике машина йөртүче рөхсәт ителгән саннан артык кеше утырткан. Бер машинаның  номеры укылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса