Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә бу ел эчендә аек булмаган 486 машина йөртүче тоткарланган

Бүгенге көндә бу елның башыннан бирле Әлмәт районы территориясендә исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүнең 486 очрагы теркәлгән.

Бу чорда аек булмаган хәлдәге машина йөртүчеләр катнашында  6 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 9 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Гамәлдәге закон нигезендә, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, шулай ук исерек килеш медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм 1,5-2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.Моны  кабат бозган өчен, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе нигезендә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү, 3 елга трансопрт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 200-300 мең сум штраф, 480 сәгатькә кадәр  яки 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр каралган.

Исерек хәлдә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган очракта, 2 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, ә 2 яки аннан күбрәк кеше үлсә, 4 елдан 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.


Исерек килеш руль артына утырырга яки инде хәрәкәт итәргә ниятләүләренә шаһит булсагыз, 43-96-25 телефоны буенча ЮХИДИгә шалтыратыгыз

Әлеге төр хокук бозу очракларын кисәтү максатыннан полиция хезмәткәрләре Татарстан Республикасының бөтен территориясендә максатчан рейдлар үткәрәчәкләр.


Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге автомобиль йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә, исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүгә юл куймаска өнди.

 

Хөрмәт белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары полиция майоры Лиманский Андрей Александрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса