Әлмәт автоинспекторлары сәгать ярым эчендә 19 хокук бозу очрагын ачыклады
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары сәгать ярым эчендә 19 хокук бозу очрагын ачыклады

Махсус чара 28 август көнне узды.

Әлмәт районында Казан-Оренбург трассасында «Тоннель» махсус чарасы узды. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
 

14:30 сәгатьтән дан 16:00 сәгатькә кадәр инспекторлар 90 машинаны тикшерә алган. Нәтиҗәдә, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре 19 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. 7 машина йөртүченең ОСАГО полисы булмаган, 5 машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, 4се тонировка өчен һәм берсе укылмаган номерлар һәм баланы балалар кәнәфиеннән башка йөрткән өчен штрафка тартылган.