Елга аркылы салынган иске күпер дә киләчәктә реконструкцияләнәчәк.
"Тулы кыйммәткә ия күпер барлыкка килә. Ул вакытлыча конструкция түгел, хәрби технологияләр буенча ясалган берничә сезон тора алырлык, ташуларга түзә алырдай күпер", - дип хәбәр итте район башлыгы үзенең инстаграмында.
Яңа күпер салынганчы Дала Зәе елгасы күпере күп машина йөртүчеләргә файдалы альтернатива булачак.