Әлмәт инспекторлары студентлар белән җитди сөйләшү уздырды
Юлларда

Әлмәт инспекторлары студентлар белән җитди сөйләшү уздырды

Әңгәмәләшүнең максаты - яшьләрне юл-транспорт һәлакәтләреннән кисәтү.

“Көзге каникуллар" оператив профилактик чарасы кысаларында инспекторлар Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы, медицина көллияте, Әлмәт һөнәри көллияте, ТИСБИ Идарә университеты студентлары белән профилактик әнгәмә оештырдылар.

Чара барышында инспекторлар юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең өстенлекләре турында сөйләде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндәде.

Алынган мәгълүматны ныгыту өчен видеофильмнар күрсәтелде.