Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Бертуган Сафиннар дуэты

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең күпчелек нефтьчеләре үзләренең гомерлек эшләре итеп «кара алтын» табуны сайлаганнар. Сафиннарның хезмәт династиясе дә хаклы рәвештә алар арасына керә.

Династиягә нигез салган Әдгам Муллагалиевич үзенең хезмәт эшчәнлеген 1952 елда «Бөгелмәнефть» трестында (соңрак аның сос-тавында «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару тресты төзелә) оператор өйрәнчеге булып башлый.

«Татнефть» производство берләшмәсенең мактаулы нефтьчесе 1 нче нефть промыселы коллективында 31 ел эшли. «Почет билгесе» һәм Хезмәт Кызыл Байрагы  орденнары, «Фидакарь хезмәт», «Хезмәт ветераны» медальләре һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән лаеклы бүләкләнә.

Сафиннар гаиләсендә бер-бер артлы уллары Гаяз һәм Нияз дөньяга килә. Алар кечкенәдән үк нефтьче хезмәтенә тартылып үсәләр. Әтиләре улларын үзе белән эшкә алганда, скважиналар белән таныштырып, нефтьнең җир куеныннан ничек табылуын мавыктыргыч итеп сөйләгәндә әле алар малайлар гына була. Бәлки шуңадыр да улларының икесе дә әтиләре эшләгән коллективта нефть һәм газ чыгару операторы һөнәрен сайлаганнардыр.

Нияз Сафин 1953 елның 6 сентябрендә Түбән Мактамада туа. Мәктәпне тәмам-лаганнан соң беренче нефть промыселына эшкә килә. Көндез скважиналарны карап йөрүдә була, ә кичләрен тиз генә капкалап, нефть техникумына йөгерә. Дәресләргә бәйрәмгә барган сыман йөри – һөнәр үзләштерүгә җитди карый.

Диплом яклау һәм нефть-газ чыгару мастеры итеп билгеләнү бер үк вакытта диярлек була. Тиздән яшь нефтьче үзенең бригадасын җиңүчеләр сафына чыгара. Бу чорда республика нефтьчеләре хыялдагы үргә – елына 100 миллион тонна нефть табуга ирешә. Биредә нефть промыселы бригадалары арасында гына түгел, тулаем идарә буенча ярышның лидеры саналган Нияз Сафин бригадасының да өлеше була.

Җитәкче буларак ул һәрвакыт һәр оператор техника һәм нефть чыгару технологиясе өлкәсендә грамоталы белгеч  булырга тиеш дип әйтә. Намус белән эшләүләрен һәм һәр йөкләтелгән бурычка җаваплы карауларын таләп итә. Бу елларда бригаданың һәр операторы  бер-берсеннән дистәләрчә километр читтә булган уртача 19 скважинага хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә хезмәт вахтасы вакытында аларны авырлык белән йөреп чыгарга туры килә. Еш кына эштә тоткарланган чаклар да була. Эшкә таләпчән булган яшь мастер Сафин операторларына кыен чакларда ярдәм итү өчен кирәк булганда үзе белән ачкычлар, көрәк һәм башка төрле кораллар ала.

Күпләр Нияз белән тәҗрибә уртаклаша. Аңа еш кына промыселның грамоталы мастеры Ю.П.Зайцев, өлкән яшьтәге оператор М.Д.Нуриәхмәтов һәм скважиналарга җир асты ремонты ясау мастеры, Социалистик Хезмәт Герое С.С.Гатауллин белән берлектә производство белән бәйле мәсьәләләрне чишәргә туры килә. Өлкән иптәшләренең теләктәшлегендә ул производство һәм коллектив белән оста идарә итә.

Күпләр  гаҗәпләнеп аңа: «Әллә инде бригадагызның ниндидер сере бар?» дигән сораулар бирәләр. Андый сорауларга җавап кайтарып, Нияз Сафин һәрвакыт:

-  Эш сыйфатына контроль, коллективның оешканлыгы һәм дисциплина, - ди.

Еллар уза. Гаяз да әтисен эш урынында тулысынча алыштырып, үзенә ышанып тапшырылган скважиналарга хезмәт күрсәтә башлый. Бервакыт ул «Сафин объектлары буйлап бер үзең генә йөрү яхшы түгел» дип уйлап, ирешелгән техник-икътисади күрсәткечләрнең төшүенә юл куймас өчен абыйсына мөрәҗәгать итә. Өйдәгеләр белән киңәшләшкәннән соң Нияз җитәкчелектән үзен әтисе урынына – бригадага нефть һәм газ чыгару операторы итеп эшкә күчерүләрен сорый. Озак фикерләшүләрдән соң абыйлы-энеле Сафиннар бергә эшли башлый.

 

Нефтьчеләр коллективында яшь операторлар арасында һөнәри осталык бәйгесенә әзерлек буенча эш алып барыла башлагач, Сафиннар да беренчеләрдән булып анда катнашырга теләк белдерә. Идарә бригадалары арасындагы беренче җиңү 1 нче нефть промыселыннан бәйгедә катнашучыларны канатландырып җибәрә.

Мастер В.К.Шевцов җитәк-челегендәге операторлар командасы нык тырыша. Даими рәвештә производствога техник яңалыклар кертү белән шөгыльләнәләр, скважиналарны карап йөрүне оештырудагы осталыкны чарлыйлар, сальникларны тутыру тизлеген арттыру һәм сафтан чыккан нефть промыселы җиһазларын алыштыру методикасын үзләштерәләр. Нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак була. Алар «Татнефть» күләмендә нефть һәм газ чыгару бригадалары арасында үткәрелгән бәйгедә беренче тапкыр җиңү яулыйлар. Һәм 12 ел дәвамында беренчелекне саклыйлар.

Абыйлы-энеле Сафиннар – һөнәрләренә тугры калучылар, алар нефть табучыларның
казанышларын үзләренең тырыш хезмәтләре белән арттырдылар.

 

Луиза Подъячева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса