Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үлемгә сәбәп булган авырулар арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында

Табиблар фикеренчә, үлемгә сәбәп булган авырулар арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында тора.

Икенче урынны - яман шеш, өченчене имгәнүләр һәм агулану били. Елның беренче яртысына туры килгән үлем сәбәпләренә анализ һәм районда үлем дәрәҗәсен киметү чаралары турында ведомствоара комиссия утырышында сүз барды. Медсанчасть, ЦРБ, 3 нче поликлиника һәм ашыгыч ярдәм станциясендә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү шартлары яхшыруга карамастан, җирлектә үлем статистикасы арту борчулы күренеш. Монда төп сәбәп - табибка соң мөрәҗәгать итү һәм аның киңәшләрен төгәл үтәмәү, ди белгечләр. Табиблар искәртүенчә, иң мөһиме - йөрәк без уйлаганча сул яктан түгел, ә уртада авырту белән үзен сиздерә. Беренче шомлы билгеләр барлыкка килү белән кичекмәстән ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди алар.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса