1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
Әлмәтнең "Панорама" сәүдә үзәгендә барлык теләүчеләр ике сәгать дәвамында ВИЧка тиз арада тест ясый алдылар. Табиблар аны теләгән уңайлы ысул белән узарга тәкъдим иттеләр: бармактан алынган кан яки селәгәй ярдәмендә.
Анализның нәтиҗәләрен 10 минут эчендә үк белергә мөмкин иде.
Моннан тыш, сәүдә үзәгенә килүчеләр белгечләрдән консультация, махсус әдәбият һәм белешмәлекләр ала алдылар.