Әлмәт районында 81 мең кеше грипптан прививка ясаткан
Сәламәтлек

Әлмәт районында 81 мең кеше грипптан прививка ясаткан

Гриппка каршы прививка кампаниясе киләсе атнада тәмамланачак.

Әлмәт районында 81 мең кеше грипптан прививка ясаткан

Гриппка каршы прививка кампаниясе киләсе атнада тәмамланачак.

Әлмәтлеләрнең грипптан саклану мөмкинлеге бар әле. Кампания 1 декабрьдә тәмамланачак. Бүгенге көндә Әлмәт районында 81 меңнән артык кеше, шул исәптән 26 мең бала прививка ясаткан. 

Табиблар кисәтә: алда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту көтелә. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада эшләргә мөмкин.