Әлмәт үзәк район хастаханәсенең тәҗрибәле табиб-педиатры Разия Галиевага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул балалар сәламәтлеген саклауга 40 елдан артык гомерен багышлаган.
Әлмәт үзәк район хастаханәсенең балалар бүлеге мөдире Разия Галиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан югары бәя алды. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Рөстәм Миңнеханов 30 елдан алып 50 елга кадәр хезмәт стажы туплаган медицина хезмәткәрләренә аерым игътибар юнәлтте һәм аларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Шул исәптән, Әлмәт педиатры да дәүләт башлыгының игътибарыннан читтә калмады.
Разия Рәзин кызы үзенең хезмәт юлын 1982 елда Казан дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлаганнан соң башлый. 1996 елдан бирле ул район балалар хастаханәсендә педиатрия бүлегенә җитәкчелек итә.
«Сезгә һәм сезнең йөзегездә республиканың бөтен медицина җәмәгатьчелегенә авыр һәм саваплы хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм», — диде ул чакта медикларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов.