Әлмәт директоры «Россия ел директоры – 2026» конкурсының финалына чыкты
Мәгариф

Әлмәт директоры «Россия ел директоры – 2026» конкурсының финалына чыкты

Финал өлеше Иркутскта узачак.

Татарстаннан берьюлы дүрт директор «Ел директоры – 2026» бөтенроссия конкурсының финалына чыкты. Алар арасында Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25нче мәктәпне җитәкләүче Гөлнара Сәгъдиева да бар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. 

Финал Иркутскта уза. Бу этапка кадәр барып җитү өчен, җитәкчеләр онлайн-тест уздылар һәм үзләренең социаль челтәрләрен тәкъдим иттеләр. Хәзер аларны күзгә-күз сынаулар: мәктәпне үстерү стратегиясен яклау һәм хезмәттәшләре белән бәхәсләр көтә. 

  • Беренче тур нәтиҗәләре буенча Мәскәү өлкәсенә киләсе этапка баручыларны билгеләячәкләр. Фото: ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы