Аңа суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.
Әлмәттә үз фатирын наркоманнар өчен притонга әйләндергән 45 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре торакта наркотиклар эзләре булган савыт-саба һәм кулланылган шприц тапкан.
Притонны карап тоткан өчен маддә буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер ир-ат читкә китмәү турында подписка астында тора, аңа дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.