Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов юлламасын татарча башлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасын татар телендә башлап, катлаулы шартлардагы бердәмлеге, намуслы хезмәте һәм фронтка ярдәме өчен республика халкына тирән рәхмәтен белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына мөрәҗәгатен татар телендә башлап, бөтен республика халкына ихлас рәхмәт сүзләре юллады. Ул бүгенге катлаулы вакытта гражданнарның татулыгы һәм бер-берсенә терәк булуы бик зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Республика җитәкчесе 2026 елның илебез һәм аның халыклары бердәмлеге символы булуын искәртте. «Төрле сынаулар кичергән чорда бу бердәмлек аеруча кадерле һәм мөһим», — дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга ил алдындагы нәтиҗәле хезмәтләре, шулай ук фронттагы хәрбиләребезгә һәм дәүләткә күрсәткән һәрьяклы ярдәмнәре өчен миннәтдарлык белдерде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шушы тырышлык республикабызның үсеш фундаменты булып тора.

«Тышкы басымнарга һәм төрле чакыруларга карамастан, сезнең гражданлык тәвәккәллеге, дәүләтебезгә һәм яклаучыларыбызга булышуыгыз өчен рәхмәт. Бу — безнең алга таба да уңышларга ирешүебезнең һәм эзлекле хәрәкәтнең төп нигезе», — диде ТР Рәисе.

Мөрәҗәгатенең ахырында ул кабат татарчага күчеп: «Сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм», — дип сүзләрен йомгаклады.