Әлмәтлеләр шәһәр, район данын Казанда яклады.
«Казан» агросәнәгать паркында узган «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсендә безнең осталар Әлмәт районын лаеклы тәкъдим иттеләр.
Ярминкәнең үзенчәлеге шунда, анда тәкъдим ителгән бар нәрсә колледж һәм техникум студентлары, мәктәп укучылары һәм аларның остазлары кулы белән үстерелгән һәм эшләнгән. Быел бөтен республикадан 300дән артык мәгариф оешмасы үз эшләре белән катнашты.
Ярминкәдә Әлмәт районыннан мәгариф идарәсе, Әлмәт политехник техникумы, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы һәм Әлмәт һөнәри көллияте катнашты. Безнең мәйданчыкта фермер продуктлары һәм камыр ризыклары, бал һәм яшелчәләр, агач һәм металл эшләнмәләр, тегү эшләре һәм декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре тәкъдим ителде.
Ярминкә йомгаклары буенча Әлмәт районы «Конкурс урынын иң яхшы тәкъдир итү» номинациясендә диплом һәм рәхмәт хаты алды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.