«Сәламәтлек саклау системаларын алда торган күпсанлы сынауларга әзерләү өчен нинди яңа тырышлык куярга кирәк?» - дигән сорау бирә оештыручылар.
17 гыйнварда Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында Covid-19 пандемиясеннән берничә тапкыр куркынычрак булган билгесез чир - «Х авыруы» хакында фикер алышачаклар. Чараның сайтында урнаштырылган белдерүдә шулай диелә.
«Сәламәтлек саклау системаларын алда торган күпсанлы сынауларга әзерләү өчен нинди яңа тырышлык куярга кирәк?» - дигән сорау бирә оештыручылар.
Фикер алышуда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус, Astrazeneca фармацевтика компаниясенең идарә рәисе Мишель Демаре, Бразилия сәламәтлек саклау министры Низия Тринидади һ.б. экспертлар катнаша.