Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районында участок хастаханәсе 46 миллион сумга яңартылды

Проект «Татнефть» ААҖ грантлары программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Рус Акташы участок хастаханәсе-Әлмәт район үзәк хастаханәсенең амбулатор-поликлиника һәм беркетелгән халыкка стационар медицина ярдәме күрсәтүче структур бүлекчәсе. Хастаханә бинасында беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче бүлекчә, тәүлек әйләнәсе 13 урынлык стационар, 10 урынлык көндезге стационар урнаштырылган. Хастаханә 11 беркетелгән авылдан 5700 кешегә хезмәт күрсәтә.

Капиталь ремонт кысаларында төзелеш-монтаж эшләре, инженерлык челтәрләрен алыштыру, 25 млн сум күләмендә «Татнефть» ААҖ гранты хисабына үзәкләштерелгән канализациягә тоташтыру үткәрелде. Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы бюджетыннан 11,7 млн сум бүлеп бирелгән. Бу медицина ярдәме күрсәтү шартларын һәм уңайлылыгын яхшыртырга мөмкинлек бирде.

"Сәламәтлек саклау" милли проектының "сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы акчалары хисабына заманча медицина җиһазлары, шул исәптән  холтерлар, заманча лаборатория җиһазлары сатып алынды. Шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханә өчен медицина инвентары, оргтехника, мебель һәм навигация сатып алган. Проектны финанслау суммасы 9 млн. сум.

«СМП-Нефтегаз» АҖ компаниясе хастаханә тормышына зур өлеш кертә. Әйтик, Акташ участок хастаханәсенә иң яңа стоматологик җиһазлар, шул исәптән стоматологик рентген-аппарат сатып алынган, аларның гомуми суммасы 500 мең сум.

Үткәрелгән чаралар медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген яхшыртуга ирешергә, авыл халкы өчен медицина ярдәмен якынайтырга мөмкинлек бирде, дип хәбәр итә Дмитрий Каяшов, Әлмәт район үзәк хастаханәсенең цифрлы трансформация буенча баш табиб урынбасары.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса