Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт ФАПларына ЭКГ өчен 30дан артык аппарат кайтарылды

Җиһазларны алу «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган.

Йөрәк эшчәнлеген тикшерү өчен 92 аппаратны Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча сатып алдылар. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгы  хәбәр итә.

Актаныш үзәк район хастаханәсенә 30 прибор, Апаска – 31 һәм Әлки районына 1 прибор кайтарылган. Тагын 30 аппаратны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр. Приборларны фельдшер-акушерлык пунктларына урнаштырдылар. Аларны инде куллана башлаганнар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел әлеге программа буенча ЭКГ өчен аппаратлар белән Татарстанның барлык районнары фельдшер-акушерлык пунктлары да тәэмин ителгән.

 

 

 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса