Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өлкәннәргә дә, балаларга да уңайлы булачак

Габдрахман авылының табиблык амбулаториясе районда иң яхшылардан санала. Кабинетлар заманча җиһазландырылган, медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты югары дәрәҗәдә.

Амбулатория 1974 елда төзелә. Узган вакыт эчендә учреждениедә берничә тапкыр капиталь ремонт үткәрелгән булган инде.

Агымдагы елның май аенда исә Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләре акчасына биредә бинаны реконструкцияләү эшләре башланган, ул медицина персоналы һәм амбулаториягә килүчеләр өчен шартларны сизелерлек яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Төзелеш эшләренең кураторы - «Туган авыл» хәйрия фонды җитәкчесе Равил Җәләев, подрядчы булып «СМУ-8» төзелеш компаниясе тора.

Реконструкция нәтиҗә-сендә бинаның мәйданы 120 кв. метрга артачак. Шундый кыска гына вакыт эчендә төзүчеләр диварларны, түбәләрне сүтү эшләрен башкарганнар, монолит фундамент ясаганнар, бинаны күтәрткәннәр, яңа стропила системасын урнаштырганнар, түбәне япканнар, инде хәзер бүлмәләрнең эчке отделкасына күчкәннәр. Параллель рәвештә электр-монтаж эшләре бара, аз токлы система, вентиляция, канализация, су белән тәэмин итү һәм җылыту системалары яңартыла.

Иң мөһиме - амбула-ториядә ике керү урыны барлыкка киләчәк, аларның берсе балалар белән килүчеләр өчен булачак. Шулай ук балаларның әти-әниләре өчен өстәмә уңайлык та тудырылачак: коляскалар өчен җылы тамбур булачак. Яңа янкормада сөт кухнясы урнаштырылачак.

«Әлмәт үзәк район шифа-ханәсе»нең баш табибы Вера Головина болай дип сөйли:

- Өлкәннәр һәм балалар өчен аерым керү урыннары ясау төрле йогышлы авырулар йоктыру куркынычын киметү максатларында медицина ярдәме күрсәтү таләпләренең үтәлешен тәэмин итү өчен дә кирәк. Капиталь ремонт кысаларында инвесторлар акчасына яңа медицина җайланмалары һәм җиһазлар сатып алу да планлаштырыла. Эшләр тәмамланганнан соң безнең табиблык амбулаториясе РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган беренчел медицина ярдәме күрсәтү стандартларына тулаем җавап бирәчәк.

Бүгенге көндә авылда ике меңгә якын кеше яши, шуларның 405 е - балалар. Әлегә төзелеш эшләре бару сәбәпле, габдрахманлыларны Тайсуган фельдшерлык-акушерлык пунктында кабул итәләр.

Гомуми практика шәфкать туташы Лилия Мифтахова Габдрахман амбула-ториясендә 22 ел эшли.

- Кабул итүне гадәти режимда алып барабыз. Вакытлыча уңайсызлыклар түзмәслек түгел. Алар тиздән бетәчәк. Ремонттан соң эш шартлары тагын да яхшырыр дип уйлыйм, килүчеләргә дә уңайлы булачак, - дип сөйли ул.

Габдрахманлылар Тайсуган фельдшерлык-акушерлык пунктына ике авыл арасында йөрүче автобуста бушлай киләләр. Сүз уңаенда әйткәндә, ике авылда яшәүчеләрне йөртү өчен билгеләнгән җәмәгать транспорты да шулай ук инвесторлар хисабына эшли. Табиблар чакыруларга Татарстан Республикасы Пре-зидентының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында бүлеп бирелгән амбулатория автомобилендә баралар.
 

Табиблык
амбулаториясендә барлык эшләр дә инде агымдагы елның декабренә тәмамланыр дип планлаштырыла, амбулаторияне белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителә.

 

 

 

Наилә Әл-Әйюби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса