Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медсанчасте табибы иң зур офтальмология форумында катнашты

28-30 сентябрьдә Мәскәүдә «Офтальмолог табиблар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә ХV Россия гомумилкүләмофтальмология форумы узды.

Форум эшендә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең офтальмология бүлегенең лазер хирургы Альбина Гыйләҗева катнашты.

Халыкара катнашудагы вәкиллекле форум дөнья дәрәҗәсендәге әйдәп баручы экспертларны җыйды, алар офтальмология фәненең һәм практиканың иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Форум эшенең төп юнәлеше – ретинология - күз челтәр катлау авыруларын диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче офтальмология өлкәсе.

Быел форумда импортны алмаштыру шартларында күзнең төрле авыруларын дәвалауда яңа Россия препаратларын эшләүгә аерым игътибар бирелде.

 

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса