Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә кан тапшыру акциясе узды

Донор булу-ул актив гражданлык позициясе, зур социаль җаваплылык, кемнеңдер гомерен саклап калу мөмкинлеге.

Медсанчасть хезмәткәрләре 14 декабрьдә Әлмәт кан үзәгендә узган кышкы донор акциясендә катнаштылар.

Донор каны һәм аның компонентлары авыр җәрәхәтләр, операцияләр, массив кан агулары, гематология һәм онкологик авырулар вакытында пациентны коткара ала. Соңгы елларда донор канына ихтыяҗ арта.

Биш ел элек медсанчастьнең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Сергей Яшанин кан тапшыра башлаган. Шул вакыттан бирле ул Әлмәтнең донор каны банкын даими тулыландыра, акция вакытында ул плазма тапшырды. 

"Әлмәт кан үзәгендә үземне һәрвакыт тыныч һәм уңайлы хис итәм. Барысы да яхшы оештырылган, кешеләр килә, канын тоткарлыксыз тапшыра һәм канәгать кала. Шуңа күрә бирегә кабат һәм кабат киләсе килә. Медицинага гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән әнием үрнәгеннән килдем. Акциянең аның туган көне алдыннан узуы символик мәгънәгә ия, шуңа күрә әниемнең истәлегенә бу донацияне багышлыйм", - ди ул үзе.

Кышкы донорлар акциясен оештыручылар - «Добрый Әлмәт» иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге, районның  балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры.

 Акция көнендә генә түгел, ә эш көннәрендә дә донор булырга мөмкин. 18 яшьтән өлкәнрәк, 50 килограммнан артык авырлыктагы, донорлыкка каршы күрсәткечләре булмаган, шул исәптән кан аша бирелә торган авырулар, йөрәкнең авыр авырулары, эчке органнар авырулары булмаган һәркем донор була ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса