Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә "Татнефть" медсанчастенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегендә мастер-класс узды

Чарада Әлмәт, шулай ук Яр Чаллы, Казан шәһәреннән табиблар катнашты.

Аны РФ сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиология фәнни-тикшеренү институты»ның йөрәк ритмы бозылуларын дәвалауның хирургия һәм рентгенхирургия алымнары лабораториясе җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Олег Валерьевич Сапельников уздырды.

Йөрәктәге фибрилляция йөрәк ритмында иң киң таралган бозылу. Европада 6 миллионнан артык кеше мерцатель аритмия белән җәфа чигә. Әлеге авыру инсульт куркынычын 5 тапкыр арттыра һәм һәр бишенче инсультның барлыкка килүенә китерә. 

Аны дәвалауның нәтиҗәле алымнарының берсе-катетер аблациясе үткәрү.

Йөрәк фибрилляциясе вакытында үпкә веналары тамакларын изоляцияләгәндә бик түбән температураларда миокардның зарарланган участокларына йогынтысы ярдәмендә йөрәк аритмияләрен дәвалыйлар. Процедурадан соң пациент тиз арада тернәкләнә һәм берничә көннән өенә кайта.

"Мастер-класс кысаларында 38 яшьтән алып 65 яшькә кадәр булган 7 пациент тикшерелде. Операция авыртуны баса торган гибрид операция шартларында узды. Барлык операцияләр дә уңышлы узды, пациентлар үзләрен канәгатьләнерлек хис итәләр һәм стационардан чыгарылган", - дип хәбәр итә мечсанчастьнең матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса