Зөлфәт Зиннуров ТНВдан киткән
Җәмгыять

Зөлфәт Зиннуров ТНВдан киткән

Бу турыда ул үз Инстаграмында хәбәр итә.

"Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә Татар радиосында да иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә ТНВ җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: йә радио, йә телевидение," - ди ул.

Зөлфәт Зиннуров телевидениедә 20 ел эшләгән, шуңа күрә яңа горизонтлар ачарга, тормышка яңалык кертергә карар кылган.