Реклама
ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлегенә яңа рәис сайланды.
Шушы көннәрдә булып узган отчет-сайлау җыелышында берлек әгъзаларының ачык тавыш бирүләре нәтиҗәсендә әлеге вазифага "Луч" телекомпаниясенең баш мөхәррире Наилә Садиева-Аль-Айюби билгеләнде. Соңгы ун ел эчендә ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеген Анастасия Вакатова җитәкләде. Бүгенге көндә биредә 72 кеше исәпләнә. Отчет-сайлау җыелышында шулай ук яңа президиум составы расланды, ТР Журналистлар берлегенең XVIII съездына делегатлар сайланды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы