Реклама
7 февральдә шәһәр тибындагы бистәдә спорт ярышлары һәм халык уеннары белән "50 еллыкка - 50 вакыйга" исемле проект башланып китте.
Сәүдә үзәге янына җыелган халыкны бистә башлыгы Рамиль Бәдретдинов сәламләде.
Чарада Түбән Мактама халкының олысы-кечесе катнашты. Алар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылган иде, спортны үз итүчеләр скандинавларча йөрүдә көч сынашты. Биредә шулай ук бәйрәм концерт-тамашасы да күтәренке рухта узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+