Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда кафе хуҗасы пандемия вакытында эшләгән өчен штрафны бетерүгә иреште

Эш яңа карауга җибәрелгән.

Татарстанда кафе хуҗасы суд карарына ризасызлык белдергән һәм коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кертелгән югары әзерлек режимы вакытында эшләгән өчен 500 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Бу хакта журналистларга республика бизнес-омбудсмены матбугат хезмәте хәбәр итте.

"ТР Югары суды Казан шәһәре Мәскәү район судының кафе хуҗасы Венера Гайниеваны административ җаваплылыкка тарту турында карарын кире какты. РФ Административ хокук бозулар кодексының 500 мең сум күләмендә штраф салу турындагы эш яңа карап тикшерүгә җибәрелде", - диелә хәбәрдә.

Элегрәк эшмәкәр Гайниева ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә Казан шәһәре Мәскәү район суды карарына шикаять бирүдә хокукый ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Ул 18 апрельдә аны карантин вакытында эшләү сәбәпле административ җаваплылыкка тартканнар, полиция хезмәткәрләре Венера Гайниевага физик зат буларак штраф язганнар һәм, аның сүзләренә караганда, ул "на вынос" һәм "на доставку" эшли ала, әмма  "залда өстәл дә, урындыклар да булмаска тиеш" дип аңлатканнар.

Гайниева эшне дәвам итте, аңлатмалар нигезендә, тик 13 майда полиция хезмәткәрләре янә контроль сатып алу үткәрделәр һәм үз бинасы эчендә җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү республика Министрлар Кабинеты карарына каршы килә, дип хәбәр иттеләр. Кафе хуҗасына карата  кабат административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса