Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талант картаймый

Шәһәрдә һәм районда яшәүче ветераннар белән эшчәнлек алып баруда төрле формалар кулланыла.

Былтыр Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган тантанада пенсионерлар арасында спартакиада, смотр-конкурслар ише чаралар оештырылачагы хәбәр ителгән иде. 14 февральдә Урман Кәләе авылына сәхнә күрке булырлык ветераннар җыелды.
Бу көнне авыл җирлекләрендә оештырылган башлангыч ветераннар оешмалары арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры башланды. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, моңа кадәр ветераннарның җыр-бию ише сәләтләрен күрсәтүдә көч сынашканнары юк иде әле.
Ветераннар матур чыгышлар әзерләүдән тыш кул эшләреннән, үзләре пешергән милли аш-судан күргәзмә дә оештырганнар. Өлкәннәрнең оста куллылыгына ис китәрлек.
Бәйгедә катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов һәм башкалар сәламләде, ветераннарга уңышлар теләде. Чыгышлар яшь гомерләр узса да, талантның, моң чишмәсенең һич кенә дә саекмавын күрсәтте, чынлап та, "йөрәкнең чәчләргә чал кунса да картаймавын" раслады. Смотр-бәйге 11 номинация буенча үткәрелә. Кул эшләре күргәзмәсе - шул номинацияләрнең берсе.
- Әлеге бәйге авыл җирлекләрендә мәдәниятнең абруен арттыру, сәхнә осталыгын күтәрү дә булып тора. Ветераннар репетицияләргә бик теләп йөри, бу аларга аралашу чарасы да. Бүгенге смотрга алар бик ныклап әзерләнде, көрәш кискен булырга охшаган, - диде Әлмәт ветераннар советы рәисе урынбасары А.П.Никифоркин.
Бәйгедә катнашучылар үзләре дә мондый чара оештырылуга шатлануларын белдерделәр, киләчәктә дә ул дәвамлы булсын иде дигән теләкләрен җиткерделәр.

И. Апачаева.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250