Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда сәүдә үзәкләренең кайчан ачылачагы билгеле

Татарстанда сәүдә үзәкләре чикләү чараларын бетерүнең өченче этабында гына ачылачак, ягъни 1 июльдән дә иртәрәк түгел.

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткән.

«Бүгенге көндә авыру таралу коэффициенты 0,8 тәшкил итә. Өченче этап өчен ул 0,5 булырга тиеш. Койкаларның кимендә 50 проценты (аларның гомуми саныннан) буш булырга тиеш, һәм тест күрсәткече 100 мең кешегә 120 гә җитүе кирәк», - дип аңлаткан Любовь Авдонина.

Пандемия шартларында сәүдә үзәкләре ачылганнан соң, аларның эш форматы белән Роспотребнадзорның рәсми сайтында танышырга мөмкин. Кагыйдәләр Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова тарафыннан расланган.

Любовь Авдонина сүзләренә караганда, аларның эш форматы бүгенге көндә социаль дистанцияне үтәү, гомуми кулланылыш урыннарында антисептик белән кулларны эшкәртү мөмкинлеге булдыру, битлек һәм перчаткалар киеп йөрү таләпләре куелып ачылган башка эшчәнлек өлкәләренә охшаш булачак.

Сәүдә үзәкләре хезмәткәрләре дә санитар таләпләрне үтәргә тиеш булачак. Эш башланыр алдыннан аларга тән температурасын үлчәп, авыру симптомнары булу-булмауны ачыклаучы башка фильтрлар аша узарга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса