Сөләйманова урамында юл эшләре башлана
Юлларда

Сөләйманова урамында юл эшләре башлана

Машиналар хәрәкәте чикләнелә.

24-25 сентябрьдә Сөләйманова урамының Совет урамыннан Тельман урамына кадәрге өлешендә асфальт җәю эшләре башкарылачак.

Әлеге юл участогында машиналарын калдырган йөртүчеләрдән аларны алдан ук күчереп куюларын сорыйлар.

Эш вакытында юл хәрәкәте кыенлашуы ихтимал. Үзегезгә уңайлы альтернатив маршрутларны алдан ук сайлагыз һәм юл билгеләренә игътибар итегез.