Ингалятор һәм тикшерү нәтиҗәләрен алып килергә мөмкин.
Әлмәт күп профильле хастаханәсе хроник обструктив үпкә авыруы белән авыручылар өчен сәламәтлек мәктәбе ача. Әгәр иртәнге йөткерү һәм тын кысу яшәргә комачаулый икән, табиблар авыруны контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда пульмонолог диагностика, базис терапиясенең әһәмияте һәм ингаляциянең дөрес техникасы турында сөйләячәк — ингаляторларны үзең белән алып килергә мөмкин. Әлмәтлеләр сулыш күнегүләре, кирәкле прививкалар һәм табибка мөрәҗәгать итү симптомнары турында белә алачак.
- Дәрес бүген, 24 сентябрьдә 13:30 сәгатьтә күппрофильле хастаханәнең икенче катындагы актлар залында уза. Катнашу бушлай.