Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синоптиклар яшен, боз һәм кызу көн фаразлый

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Көндез урын белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең көн дәвамында юнәлеше үзгәрергә мөмкин. Шулай итеп, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 19-24 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар.

Татарстанда һава температурасы төнлә - 13-18, көндез 32 градус җылы.

30 майда төндә күпчелек районнарда яңгыр ява. Һава температурасы 11 градус җылы булыр дип фаразланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса