Синоптиклар салкын һәм карлы көн ышандыра
Җәмгыять

Синоптиклар салкын һәм карлы көн ышандыра

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 20 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә.

Республикада урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык саклана.


Татарстанда уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 3-8 градус салкын булачак.


21 мартта да аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Төнлә - 14-18, көндез 3-8 градус салкын була дип фараз кылына.

http://intertat.ru/tt/