Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов республика табибларына 54 яңа ашыгыч ярдәм машинасы бүләк иткән

Барлык машиналарга да үзебездә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары урнаштырылган һәм пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен махсуслаштырылган.

2 ел эчендә республика хастаханәләренә республика акчасына сатып алынган 291 ашыгыч ярдәм автомобиле тапшырылды, республиканың медицина учреждениеләренә 29 машина килде, тиздән тагын 17 берәмлек техника кайтачак.

ТР Президенты искә төшергәнчә, соңгы 4 ай республика сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынау булды.

"Форсаттан файдаланып, медицина учреждениеләренең барлык җитәкчеләренә һәм сезнең коллективларыгызга фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Коронавирус беркая да китмәде. Әмма бүген СОVID-19 белән көрәшергә һәм планлы хезмәт күрсәтүне кире кайтарырга кирәк," - диде республика башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса