Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан укучыларына 2 мең планшет тапшырылачак

Дистанцион укуда бушлай файдалану өчен Татарстанның төрле районнарындагы укучыларга 2 мең берәмлектән артык компьютер җиһазларын биреләчәк.

Бу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла.

13 апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла. Беренче чиратта кирәкле техника тугызынчы, унынчы һәм унберенче сыйныф укучыларына бирелә.

13 апрель көнне дистанцион режимда уку өчен 930 планшет Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары мәктәпләренә бирелде. Шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре 691 планшет белән тәэмин ителде.

Бүген 754 берәмлек техника республиканың 21 муниципалитетына  җибәреләчәк.  Мәсәлән, 9-11 сыйныф укучылары өчен 354 планшет Чаллыга юллана.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында республиканың 480 мәктәбе укучыларга уку елы ахырына кадәр 2 мең берәмлек компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары 11 сыйныф укучылары өчен 100дән артык планшет бүләк итте, нигездә авыл мәктәпләрендә укучылары.

Татарстан Республикасында  6 апрельдән барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, һәр мәктәп, үз мөмкинлекләреннән һәм белем бирү программасыннан чыгып, балаларны өйдә укытуны оештыра. 

Фото:Надежда Гордеева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса