Музыкантларның 4 яшьлек кызларын тартып алганнар
Кызны приютка урнаштырганнар.
Башта аны Казандагы "Гвардейский" полиция бүлегенә алып китәләр, аннан "Гаврош" приютына озаталар. Әти-әнигә сабыйны социаль-куркыныч шартларда яшәгәне өчен алып китүләрен аңлаталар. Музыкантлардан күршеләре зарланган булган. Алар полициягә әти-әнисенең сабыйны интектерүләрен, хәтта кул күтәрүләрен хәбәр итә, дип яза "Эфир-24".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа