Әлмәттә сайлауга халыкның 23 % ы инде килгән
Әлмәт районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова иртәнге 10:00 сәгатькә халыкның 23 % тан артыгы инде сайлауга килде дип хәбәр итә.
Багряж- Никольск авыл җирлегендә авылдашларның сайлауда зур активлык күрсәтүе күзәтелә. Биредә инде ярты авыл кешесе сайлауга барып, үз тавышларын биреп кайткан. Елховой һәм Иске Суркин авылларында да халык актив рәвештә сайлауга бара.
Татьяна Ершова белдергәнчә, 15 меңнән артык кеше инде сайлауларга барып кайткан. Алдан тавыш бирүчеләрне дә исәпкә алсаң, Әлмәт районында 26 меңнән артык кеше сайлауда катнашкан булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа