Шәһәрдә һәр атна саен административ комиссия утырышы үткәрелә. Анда район һәм каланы төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар чакырыла. Чәршәмбе көнне кылган гамәлләре өчен җавап тотарга 40 кешегә чакыру кәгазе җибәрелгән иде.
Экологияне савыктыру, шәһәрне, торак пунктларны чиста, матур, төзек тоту өчен Әлмәттә зур эш башкарыла. Бу тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында: калабыз, чынлап та, республикада, хәтта ил күләмендә иң матурлардан санала. Әмма бу эштә аяк чалучылар да күзәтелеп тора. Экологлар, полиция һәм прокуратура хезмәткәләре һәр көнне диярлек шәһәр һәм район территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклап тора һәм аларга карата беркетмә төзи. Соңгы өч елда гына да административ комиссия утырышларында 4 452 беркетмә каралган, кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 15 миллион 900 мең 108 сумлык штраф салынган
Агымдагы атнада үткәрелгән утырышта 40 беркетмә каралды. Аларның уникесе урындагы, калганнары физик затларга карата төзелгән. Алдагы елларда кешеләрнең күпчелеге көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташлаулары өчен җавапка тартыла иде. Бу атнада бер генә кеше тикшерүчеләр игътибарына эләккән. Бәлки бу яктан тәртип урнашуга ишегалларына махсус контейнерлар куюның роле зур булгандыр. Чынлап та, хәзер теләсә кайда аунап ятучы көнкүреш калдыклары күзгә бик чалынмый. Ә менә тимер атларын яратучылар һаман да күп. Хәзер дә 40 кешенең 22 се транспорт чараларын моның өчен каралмаган урынга куюлары өчен административ җаваплылыкка тартылган. Дөрестән дә, ишегалларындагы "кесәләрдә" урын калмагач, автомобильләрен подьезд ишегенә үк терәп куючылар, балалар мәйданчыгына кадәр менүчеләр, тротуарны каплаучылар, газоннарны таптаучылар да бар.
Тиешсез урынга кар өеп куйган, ишектән керү урыннарын вакытында чистартмаган идарәче компания җитәкчеләренә дә җавап тотарга туры килде.