Әлмәттә бушлай киемнәр таратыла
Җәмгыять

Әлмәттә бушлай киемнәр таратыла

Иртәгә, 10 сентябрьдә "Дари добро" фонды кием-салым сакланучы биналарын бушата. Биредә өлкәннәр һәм балалар өчен кулланылышта булган, шулай ук өр-яңа киемнәр дә бар.

Алар 8.00-10.00 сәгатьләрдә Гафиятуллин урамындагы 28б йортында, 18 һәм 21 нче мәктәп арасындагы кызыл кирпечтән салынган 2 катлы бинада таратылачак. Оештыручылар киемнәрнең бары тик бер генә көндә таратылуын искәртә.

Дари Добро