Әлмәтлеләр мөселманнар ышаныч телефонына шалтырата ала
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселман яшьләре берлеге белән бергә яңа социаль проектны гамәлгә куя.
Казанда, Россиядә беренче мөселманнар ышаныч телефоны эшли башлый, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселман яшьләре берлеге белән бергә яңа социаль проект - мөселманнар ышаныч телефонын гамәлгә куя. (843)202-4-202 номеры буенча шалтыратучыга ислам буенча сорауларга җавап бирә һәм психологик, юридик ярдәм күрсәтә алалар.
Проектта өч эксперт - мөселман психологы, шәригать сораулары буенча эксперт һәм дөньяви юрист катнаша, дип хәбәр итә Татар-информ.
Мөселманнар ышаныч телефоны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2014 елны Дини кыйммәтләр яңарышы елы дип игълан итүгә багышланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа