Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ялганлап “ашыгыч ярдәм” чакырткан өчен административ эш кузгатылды

12 апрельдә ашыгыч ярдәм хезмәтенә шәһәрнең Гагарин урамындагы йортларның берсендә коронавирус белән авыручы 65 яшьлек хатын-кыз яшәве турында хәбәр килә.

Әлеге адрес буенча чыгып, полиция хезмәткәрләре 1997 елда туган хатын-кыз шалтыратканын ачыклый. Шалтыратучы сүзләренә караганда, әлеге гамәлгә аны күршеләре белән булган начар мөнәсәбәтләр этәргән. Ягъни күршесе еш кына аның беркайда да эшләмәвенә участковыйга зарлана икән.

Ачыкланганча, ханым элек тә РФ Җинаять Кодексының «наркотик чараларны һәм психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, җитештерү, эшкәртү» маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган.

Хатын-кызга карата «Махсус хезмәтләрне ялганлап чакыру» маддәсе буенча административ материал төзелгән.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса