Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының гаилә фермалары 30 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу бәйгесенә документлар кабул итү турында игълан итә.

Грант акчаларын сөтчелек фермаларын, эре мөгезле терлекләр симертү, сарыклар симертү фермаларын төзүгә, сарыклар үрчетүгә, савым кәҗәләрен тотуга, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар) фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгы җитештерү фермаларын тотуга файдаланырга мөмкин.

Гаризалар ябылган конвертта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36.

Документлар 2020 елның 9 апреленнән 8 маена кадәр кабул ителә.

Консультацияләр өчен телефоннар: 8(843)221-76-53, 221-76-54(55).

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, сылтама буенча керергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса