Район башлыгы уку йортларына сәяхәтен дәвам итә.
Бүген ул 1 нче гимназиядә булды. Айрат Хәйруллинны баскыч төбендә Шүрәле, Былтыр каршы алды. Эчкә узу белән гимназия шәкертләре район башлыгын бию белән каршы алды һәм аны да биергә чакырдылар. Айрат Хәйруллин аптырап калмады, укучылар белән рәхәтләнеп биеде. Әлмәт район башлыгы оста биюче дә икән.




