1 майда Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге Әлмәт паркында җәйге сезонны ачу тантанасы була.
«Академия праздника» иҗат берләшмәсе белән «Әлмәт ТВ» телекомпаниясе «Әлмәтнефть» идарәсе һәм «Ял һәм мәдәният паркы» хәйрия фонды булышлыгы белән төрле бәйгеләр оештырачаклар. Шулардан «Парк моей мечты» бизәлгән зонтлар бәйгесе, «Транспорт будущего» бизәлгән транспорт чаралары бәйгесе, «Иң яхшы әкияти костюм», шулай ук сәнгатьле укучылар бәйгеләре. Аларның темалары - Бөек Җиңүгә 70 ел, Россиядә Әдәбият елы, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы.
Катнашу мәсьәләләре белән «Академия праздника»га мөрәҗәгать итәргә. Адресы: М. Җәлил урамы, 29. т. 45-77-89. Бәйрәм 11 сәгатьтә башлана.