Әлмәт мәшгүльлек үзәгендә “Эш бирүче” көне үтте
Бу юлы эшсезләр "Вариант" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кадрлар бүлеге белгечләре белән очрашты.
Бу көнне "эш бирүче" 30 дан артык эш урыны тәкъдим итте. Предприятие эшчәнлеге белән кызыксынучы 75 кеше килгән иде.
Ярминкәгә килүчеләр предприятиедәге вакантлы урыннар, эш шартлары турында мәгълүмат, сорауларына әтрафлы җавап алды. Кайберәүләр предприятие белгечләренә резюме калдырып ук китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа