Җәмгыять

Күпбалалы гаиләләрне һәм ялгыз яшәүче пенсионерларны тикшерәчәкләр

Татарстанның вице-премьеры Алексей Песошин Лениногорск районында булган фаҗигадән соң әнә шундый күрсәтмә бирде. Хәбәр иткәнебезчә, биредә булган янгында биш бала һәм аларның әнисе һәлак булды.

Районнарда полиция, җирле үзидарә, янгын, МЧС хезмәткәрләреннән торган махсус төркемнәр төзелде. Алар профилактика эше алып барачак. Лениногорск гаиләсенә килгәндә, әни кеше бала карау өчен ялда булган. Ата амбулаториядә шофер булып эшләгән. Гаилә элек контрольгә алынган булган. Җирлек башлыгы әйтүенчә, ана спиртлы эчемлекләр кулланмый башлагач, алардан күзәтү алынган. Күршеләре аларның Раштуа бәйрәмен билгеләп үтүен хәбәр иткән. Махсус төркем 25 гыйнварга кадәр йортларны йөреп чыгарга тиеш. Республикада күпбалалы гаиләләр яшәгән 13,1 мең, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр яшәгән 14,4 мең, имин булмаган гаиләләр гомер кичергән 5,9 мең урын исәпләнә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Күпбалалы гаиләләрне һәм ялгыз яшәүче пенсионерларны тикшерәчәкләр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять